12-18 сентябрьдә иртә ярдәм күрсәтү турында IV атна кысаларында ата-аналар һәм белгечләр өчен вебинарлар һәм мастер-класслар сериясе уза.
30дан артык бала һәм аларның әти-әниләре 12-13 сентябрьдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУда узган «Игелек экспедициясе»хәйрия акциясендә катнаштылар. Чара «Сервье» компаниясе ярдәме белән «Доктор Клоун»хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар сырхауханәсенең филиалын төзү буенча эшләр 54% ка үтәлгән. Ул «сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.
2 октябрьдә Бөтендөнья йөрү көненә багышланган «тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак.
Менделеевск РҮХдә 19 августтан җиһазларны яңарттылар. Рентген аппараты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында куелды.
Саба РҮХнең Юлбат ФАПына газ кертү бара. Аны газүткәргечкә тоташтыралар. Модульле фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
2022 елның 12 сентябрендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының 100 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасында фтизиатрияне үстерү. Гасырлык тәҗрибә" юбилей региональ фәнни-гамәли конференциясе узды
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә идарәсенең автоматлаштырылган системалар бүлегендә 13 хезмәткәр эшли, аларның барысы да югары класслы белгечләр: инженер-программист һәм инженер–электронщиклар, шулай ук күчермә һәм күбәйтү машиналары операторлары.
Республиканың Балык Бистәсе муниципаль районының Бирдебәк авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
29 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премиясенә дәгъва кылучылардан документлар кабул ителә. Документларны Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт адресы буенча бирергә кирәк.