COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсенең сизелерлек кимүе нәтиҗәсендә 2022 елның августында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы территориясендә әлеге инфекция белән авыручылар саны сизелерлек арту билгеләнә.
Түбән Кама күп профильле хастаханәсенең Бактериология лабораториясе коллективы фельдшер-лаборант Светлана Таймас кызы Исламованы лаеклы ялга озатты.
Дүшәмбедән, 12 сентябрьдән Казанда Җиңү Проспекты, Кәҗә бистәсе, Яшьлек һәм Авиатөзелеш станцияләре янында грипп һәм яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга мөмкин булачак.
Республика балалар клиник хастаханәсенә телевидение алып баручысы, табиб-терапевт, кардиолог, педагог, медицина фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Елена Малышева килде.
Бу хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде. Әмма Казан медикларының бердәм эше пациентның гомерен саклап калды.
Бу көн 1951нче елда булдырылган һәм бөтен дөнья физиотерапевтларының бердәмлеген билгели. Нәкъ менә алар берничә проблеманы чишү өстендә эшлиләр: кечкенә эргономик (төз йөрү белән бәйле) авыруларны һәм буыннардагы хроник авыртулар кебек җитди авыруларны дәвалый.
Лениногорск үзәк район хастаханәсендә физиотерапевтик дәвалауны РҮХ һәм МСЧ стационарларында, ә шәһәр һәм район балаларына балалар стационарында үткәрәләр. Узган ел гына да 12875 Лениногорскига хезмәт күрсәтелгән, шуларның 4563е-бала.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында социаль пакетларга багышланган түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Әлмәт районында булды. Район үзәгендә, "Алсу" микрорайонында, "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гомуми табиблык практикасы үзәге һәм балалар поликлиника бүлеге төзелә.
Яңа «Лада Ларгус» автомобиле узган җәйдә Кукмара үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән иде. Машина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектынының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
11 сентябрьдә Е.А. Боратынский музеенда теләге булган һәркем өчен Көзге аеклык бәйрәме узачак, аны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге оештыра.