ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт медицина академиясе ординаторларының яңа уку елына багышланган тантаналы җыелышы узды. Җыелышны ачуда ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы буенча ДАСУ “Ишетүне реабилитацияләү үзәге” директоры вазыйфасына Кучеренко Ольга Александровна билгеләнде.

Ольга Александровна 1976 елның 25 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа.

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләре куркыныч янаган төркемдә торучы җитлекми туган яшь балаларны, шул исәптән экстремаль түбән һәм бик түбән тән массасы белән туган балаларны регистрга кертү эшен бергә алып бару турында фикер алыштылар.

15 нче сентябрьдә Казанда фәнни-гамәли конференция булып узачак, анда бөтен Россия табиблары тромбозлар һәм тромбоэмболия проблемалары буенча фикер алышачак. Тромбозларга диагноз кую һәм аларны дәвалау дисциплинарара характерга ия, чөнки клиник практикада аңа кардиология, терапия, неврология, хирургия, травматология, шулай ук башка юнәлеш белгечләре дә юлыга.

16 нчы августтан алып 12 сентябрьгә кадәр Казанның Студентлар сырхауханәсендә югары уку йортларының тулай торакларына урнашучы 25 меңнән артык студент медицина күзәтүен узды. Алар арасында республиканың һәм илебезнең күрше төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә меңнән артык якын һәм ерак чит ил гражданнары да була. Студентлар терапевтка күренергә, флюорография үтәргә, кан анализы тапшырырга тиеш иде.

2017 елның 6 октябрендә Казанда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән Төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ) һәм «Казан ЭКСПО» тарафыннан оештырылган «Сәламәтлек архитектурасында заманча инженерлык системалары» (Modern Engeneering Systems, MES) фәнни-гамәли конференциясе булып узачак.

 

Казанга Казахстан Республикасының Караганда өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе эш белән килде. Бу көннәрдә кунаклар Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә тупланган тәҗрибәләрен өйрәнү һәм үзләштерү максатыннан республикабызның медицина учрежденияләрендә йөри. Шулай итеп делегатлар Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсенең эш тәртипләре белән таныштылар.

Буген Чистай районында, Чистай-Әлмәт трассасында, Чистай шәһәреннән 8 км ераклыкта юл транспорт һәлакәте булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, шуларнын берсе юл транспорт һәлакәте булган урында ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче үк җан бирде. Зыян күрүчеләрнең 3 се авыр хәлдә Чистай үзәк район хастаханәсенә китерелде. Юл-транспорт һәлакәте булган урынга ашыгыч медицина ярдәменең ике фельдшерлар бригадасы килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International