Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы, акад.В. И.Шумаков ис. Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәге директоры Сергей Готье эш визиты белән Казанга килде. Ул Татарстан Республикасы халкына трансплантация ярдәмен алга таба үстерү турында киңәшмә үткәрде. Чара Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республиканың әйдәүче белгечләре катнашуында узды.
Делегация составында шулай ук Сеченов университетының Трансплантология һәм ясалма органнар кафедрасы профессоры Ольга Цирульникова һәм акад. В. И.Шумаков ис. Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары Сергей Хомяков булды.
Эш сәфәре кысаларында академик Сергей Готье Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән очрашты.