Татарстанда QR-кодлы яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән медотвод турында документлар бирә башлаячаклар. Бу хакта баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Әгәр без медотвод турында сөйләшсәк - бу медицина документы, ул кешенең хәзерге вакытта яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнергә тиеш түгеллеген күрсәтә. Бу медицина документы рәвешендә рәсмиләштерелә, бүгенге көндә кабул ителгән документлар нигезендә, әлеге документ QR-код белән тәэмин ителә", - дип билгеләп үтте спикер.
Бу документ кәгазьдә дә, электрон вариантта да биреләчәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча медотводлы QR-кодны дәүләт хезмәтләре порталында карарга була, әмма боерык февраль аеннан гына эшли башлаячак. Татарстанда бу система 22 ноябрьдән эшли башлаячак. Ягъни әлегә республиканың медицина оешмаларында медотвод турында кәгазь документлар гына биреләчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча