Кышкы урам травмалары. Бозлавыкта беренче зыян күрүчеләр бар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Һава торышы тотрыксызлану һәм кар яву белән республикада урамда бозлавык белән бәйле имгәнүләр күзәтелә. Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча 11 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәрге чорда травмпунктларга, шәһәрнең дежур клиникаларына 133 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 55е-сыну, 78 е-имгәнүләр.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсе  травматология пунктына 309 пациент мөрәҗәгать иткән. Шуларның 127 се урам травмалары алган.

Табиб киңәшләре: - ком сибелгән, боздан чистартылган юлны сайлагыз;

- тайгак юлдан вак-вак атлап хәрәкәт итәргә кирәк;

- егылудан котылып калып булмаса,  егылу биеклеге мөмкин кадәр азрак булсын өчен чүгәләргә  тырышырга кирәк.;

- авыш өслекләрне урап китәргә тырышыгыз;

- табаны шумый торган һәм үкчәсез аяк киеме сайлагыз;

- егылганда башны сакларга тырышыгыз, чөнки иң авыр җәрәхәтләр - баш мие җәрәхәтләре.

Кышкы имгәнүләр белән бәйле беренче мөрәҗәгатьләр шулай ук Кама балалар медицина үзәгенең травмпунктында да булган. Анда тәүлек эчендә 100гә якын мөрәҗәгать теркәлгән. Бозлавык аркасында егылу нәтиҗәсендә килеп чыккан травмалар да бар. Бер баланы  җитди имгәнүе белән хастаханәгә салганнар. Ике яшь пациент чанада шуып төшкәндә аяклары чит предметка төртелеп, җәрәхәт алган.  

Кышын куркынычсызлык чараларын үтәү  имгәнүләр алмауга ярдәм итәчәк. Аларны КБМҮнең травматология пункты мөдире Малхаз Коринтели искә төшерде:

- Кышкы ботинкаларда чәкәл нык торырга тиеш, табаны уенкылы булырга тиеш.

- Балага бозлавыкта акрын, кыса адымнар белән бераз тезләрдә бөкләп барырга кирәклеген аңлатырга кирәк.

- Егылганда оешып янга егылырга кирәк. Егыла торган кулны, бөкләп, терәкне куяргә кирәк. Аркасына егылганда, иякне күкрәккә кысарга һәм кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәяргә кирәк.

Шулай ук травматолог тюбингларны идарә итеп булмый, аларның тормозлары юк, шуңа күрә бала агачка бәрелергә яки әйләнеп төшәргә мөмкин, дип искәртә.

Сынган яки башка җитди җәрәхәт алган очракта, кичекмәстән травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International