Табиб Хач мануда коенучыларга киңәшләр бирә

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең 1нче сырхауханәсенең табиб-терапевты Юлия Долганова берничә ел дәвамында Хач ману бәйрәменә бозлы бәкедә массакүләм коенуларда катнаша. Мондый чарада беренче тапкыр үзен сынарга теләгән кешегә киңәшләр бирә.

- Хачману коенуларында катнашу өчен нык сәламәтлек, тиешле физик әзерлек таләп ителә, чөнки бу организм өчен җитди стресс.

Йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин авырулары, бронхо-үпкә системасы авырулары кебек хроник авырулар булган кешеләргә суда коену тыела.

Үзен сәламәт дип санаучы кеше бу процедурага бәйрәмгә кадәр үк әзерләнә башларга тиеш - иртәнге якта контрастлы душ, чыныгу.

Әгәр сез мораль һәм физик яктан әзер икән, чумарга хәл иттегез икән, моны дөрес эшләгез. Халатта, курткада купельга якын килегез һәм киез итекләрдә булыгыз - аяклар җылыда булырга тиеш.

Иң элек, мускулларны җылытгыз. Башыгызны юешләтмәгез.

Купельдә 2-3 минуттан артык булмагыз. Аннары чыккач, тизрәк тәнне корытып җылы кием-салым киеп куегыз.

Алкогольле эчемлекләр кулланмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International