10 мартка кадәр Казанда сәүдә үзәкләрендә (Павлюхин ур., 91 һәм Ямашев проспектында 46/33) тәмәке тартудан баш тартырга теләүчеләр өчен акция уза. Сәүдә үзәкләрендә «Бросащие» интерактив стойкалар торачак.
Катнашучы тәмәке кабын стойка эченә ташлый, шул вакытта тәмәке тарту зарарлыгы турында интерактив рәвештә та сөйләнә. Тәмәке кабы чүп өлешенә эләккәнән соң социаль челтәрдәге «Бросащие» төркеменә QR-код кабыначак. Сылтамалар аша үтеп сәламәт яшәү рәвеше белгечләреннән файдалы мәгълүматны табып булачак.
Тәмәке тартуга каршы көрәш - «Демография»милли проектының бер юнәлеше.