Быел Чаллы сырхауханәсенә өч яшь табиб эшкә урнашты

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бу елның гыйнварында Яр Чаллының 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә 3 яшь табиб эшкә урнашкан, аларның икесе Россиянең башка төбәкләреннән килгән.

Кадрлар сәясәтен камилләштерү, кадрларны беренчел звенога тоту һәм җәлеп итү-эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты ТРда сәламәтлек саклау белгечләренә социаль ярдәм күрсәтү максатларында гамәлгә ашырыла.

«2021 елда без 19 табиб-белгечне җәлеп иттек, аларның 15е - яшь белгеч, 10сы-торак шартларын яхшырту өчен ТР Хөкүмәте грантын алды, бу елның гыйнварында без тагын өч табибны - терапевт, оториноларинголог һәм урологны эшкә алдык», - дип билгеләде 7нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International