«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балалар сәламәтлек саклауны үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда яңа заманча балалар хастаханәсен төзү проекты өстендә эш дәвам итә. Төзелеш өчен 6,0 гектардан артык җир участогы билгеләнгән.
Күп функцияле медицина үзәгендә ярдәм төрле белгечләр тарафыннан бер урында күрсәтеләчәк. Биредә тернәкләндерү һәм балалар реабилитациясе бүлекләре, сәламәтлек өчен файдалы һавада дәвалау процедураларын үткәрү мөмкинлеге булган.
Клиника Казансу елгасы яр буеның уникаль табигый комплексында килешле булачак. Яр буендагы сәламәтләндерү сукмаклары һәм балалар мәйданчыклары булган зона терапия нәтиҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Табигать күренешләре стресс дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Участок җәмәгать транспорты тукталышына якын булачак, автомобильләр өчен ике катлы стоянка булдыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән медик-техник бирем нигезендә күппрофильле балалар хастаханәсе бинасын проектлау алып барыла.