Хәзер һәр шимбә һәм якшәмбе көнне монда пациентларны невролог, кардиолог, эндокринолог, стоматолог, хирурглар, шул исәптән микрохирург һәм минималь инвазив хирург алдан язылу нигезендә кабул итә. Район халкына консультация яки дәвалану өчен шәһәргә йөрергә кирәкми - Югары Ослан РҮХдә яңа кабинетлар ачылды. Бу «Сәламәтлек саклау» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында беренчел буынны модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру аркасында мөмкин булды.