Дөрес кояшта кызыныгыз

2023 елның 28 июле, җомга

Безнең ил халкының күпчелеге ачык тире төсмеренә һәм шунлыктан табигый саклануның түбән булуына ия, шуңа күрә, һичшиксез, кызыну кагыйдәләрен үтәргә һәм урафиолет зыянын киметү өчен махсус чаралар кулланырга кирәк.

Янудан һәм башка тискәре нәтиҗәләрдән ничек сакланырга берничә киңәш:

• Кояш нурлары алай актив булмаган вакытта иртән (11:00 сәгатькә кадәр) яки кич (15:00-16:00 сәгатьтән соң) кызынырга яхшырак.

• SPF дәрәҗәсе 30дан ким булмаган кояштан саклаучы кремнарны куллану мәҗбүри. Аларны ике сәгатькә бер тапкыр яңартырга кирәк, шулай ук һәр су коенудан соң (әгәр дә крем суга чыдам дип билгеләнгән булса да). Кремны урамга чыгуга 15-20 минут кала куллану яхшырак.

• Онытмагыз: кирәкле күләмдә D витамины булдыру өчен кояшта атнага 3 тапкыр 15 минут кына үткәрү җитә (саклагыч чаралар кулланмыйча).
• Тирене ачу һәм кояш астында булу вакытын арттыру әкренләп кирәк. Әгәр беренче көнне үк туры нурлар астына чыгып, озак вакыт алар астында булсаң, хәтта саклагыч чаралар кулланганда да яндыру мөмкин. Табигый саклану (тән каралу) булдыру өчен вакыт кирәк.
• Кайнар илләрдә ачык кояш астында түгел, ә чатыр астында кызынырга яхшырак. Бу яхшы тән каралуын саклап, туры кояш нурларының тискәре йогынтысын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International