Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә йомгаклау медсоветы узды

2024 елның 1 марты, җомга


Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2023 елгы эшчәнлек йомгакларына һәм 2024 елга бурычларга багышланган йомгаклау медицина советы узды.

Чарада ТР ССМ Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, клиниканың партнерлары һәм коллективы катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында доклад белән Кама балалар медицина үзәге баш табибы Альберт Хәертдинов чыгыш ясады. Докладта әйтелгән мәгълүмат буенча, бүгенге көндә Кама балалар медицина үзәге өч структур бүлекчәдән тора: перинаталь үзәк, балалар хастаханәсе һәм балалар поликлиникасы.
Хисап җыелышы кысаларында клиниканың алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү һәм учреждение партнерларына рәхмәт хатлары тапшыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International