Казанда 2013 елның 4-5 октябрьләрендә халыкара катнашу белән фәнни конференция узачак

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Казанда 2013 елның 4-5 октябрьләрендә халыкара катнашу белән «Төш медицинасы алымнарының үсеше һәм яман шешләрне диагностикалауда һәм дәвалауда персоналаштырылган якын килү юллары» дигән фәнни конференция узачак.

Оештыручылар:

-          Россиянең Онкологлар ассоциациясе,

-          Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры,

-          Европаның Рак авыруына каршы институтлар оешмасы (OECI),

-          РМФА «Блохин Н.Н. исемендәге РОФҮ» ФДБОның Идел буе филиалы,

-          П.А. Герцен исемендәге Мәскәү фәнни-тикшерү онкология институты,

-          Казан дәүләт медицина академиясе, Идел буе федераль округының Онкологлар ассоциациясе,

-          ТР иҗтимагый рак авыруына каршы институт.

Конгресс  төш медицинасына, шулай ук персоналаштырылган медицинага – хәзерге заман онкологиясендәге иң көнүзәк темаларына багышланачак. Бу юнәлешләрнең үсеше яман шешле авыруларны дәвалауның сыйфатын, хәвефсезлеген, шулай ук табыш китерүен шактый яхшыртырга булышачак.

Конференция вакытында түбәндәге мәсьәләләрне карарга планлаштырыла:

1.      Россия Федерациясендә һәм дөньяда төш медицинасының үсеше.

2.      Онкология практикасында позитрон-эмиссион томография (ПЭТ) технологиясен практик куллану.

3.      Россия Федерациясендә технологияләр үсешенә дәүләт ярдәмен күрсәтү. ПЭТ-үзәкләрен лицензияләү мәсьәләләре. ПЭТ-тикшерүләрне финанслау.

4.      ПЭТ-үзәкләренең эшен оештыру (юридик, хокук һәм финанс аспектлар).

5.      РФ онкология оешмаларының практикасына молекуляр-генетик тикшерүләрне кертү.

6.      Персоналаштырылган медицина үсешенә һәм камиллегенә практик юл һәм Россия Федерациясендә шул медицинаның үсеше.

Конгресста иң эре рак авыруына каршы институтларның һәм Европа үзәкләренең, элекке Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләренең әйдәүче белгечләре, шулай ук төш медицинасында һәм персоналаштырылган медицинада Россия белгечләре катнашачак.

Конференциянең адресы:
КСМК «Корстон-Казан»

Ершов ур., 1а

Конференция башлана: 9.00

Пресса янына килү 8.45 булачак.

Аккредитация +7 9656 029747 телефоны буенча мәҗбүри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International