2013 елның 2 октябренә 20.00ка оператив мәгълүмат

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 2 октябренә 20.00ка «Акыл буенча артта калган балалар өчен   Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан 25 бала «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОнда урнашкан, шул исәптән 5 балага интенсив дәвалау уздырыла.

Көчле дизентерия диагнозы 5 пациентта расланды.

Балаларның хәле, тумыштан килгән үзәк нерв системасының үсеше кимчелекләре комплексына туры килеп, авыр дип санала. Көчле эчәк йогышы буенча хәл – уртача авырлыкта.

Оешмада Балалар республика клиник хастаханәсенең, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең әйдәүче белгечләре, ТР ССМ аппаратының хезмәткәрләре катнашуында консилиумнар узды.

Кирәкле дәвалау-диагностик чаралар уздырыла.

Иртәгә, 03.10.2013, Казанның ССИнең баш эпидемиологы Ивойлова Н.А. катнашуында көчәйтелгән табиблар бригадасы белән балаларны контроль карау тәэмин ителә.

ТР ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йортының 1 балада тумыштан килгән авыруның кискенләшүенә бәйле үлем нәтиҗәсе теркәлде. Патологик-анатомик тикшерүләрнең алдан мәгълүматлары буенча баланың үлеме көчле эчәк йогышының нәтиҗәсе булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International