Йөткерү, сулыш алу авырлыгы, күкрәк авыртуы төрле үпкә авыруларының беренче билгеләре булырга мөмкин. Пульмонологка кайчан мөрәҗәгать итәргә һәм нинди тикшерүләр үтәргә? Бу сорауларга без табиб-пульмонолог, КДМУның пульмонология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты – Рөстәм Шәйморатовтан җавап алдык.
Үпкәләрнең торышын бәяләргә нинди тикшеренүләр ярдәм итәчәк?
- Әгәр дә үпкә эшенә зарланулар булмаса, флюорографик тикшерү елына 1 тапкыр яки ике елга кулланыла. Зарланулар булганда пульмонологка мөрәҗәгать итәргә һәм өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк. Әгәр флюорография яки рентген җитмәсә, табиб компьютер томографиясенә (КТ яки РКТ) юнәлеш бирә ала.
Бронхиаль астма яки хроник обструктив үпкә авыруга (ХОБЛ) шикләнелсә, спирометрия үткәрергә кирәк.
Үпкә авыруларын өстәмә диагностикалау өчен кайбер очракларда бронхоскопия үткәрелә.
Ультратавыш тикшерүе үпкә авыруларын ачыкламый, ләкин аны күкрәк куышлыгындагы сыеклыкны ачыклау өчен кулланалар.
Торакоскопия - үпкәләрне тикшерүнең иң мәгълүматлы, әмма травматик ысулы. Процедура наркоз астында үткәрелә.
- Нинди сулыш күнегүләре үпкә функциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк?
- Сулыш алу проблемалары булмаса, үпкә өчен иң файдалы күнегү - йөзү.