Һәркем үзенең кан басымын белергә тиеш

2024 елның 17 мае, җомга

«Артериаль гипертония» диагнозы куелган «Мамадыш РҮХ» ДАССУда 9231 кеше исәптә тора.

Кардиолог – табиб Аппакова Гүзәл Максутовнадан артериаль гипертонияне һәм аның катлаулануларын профилактикалау буенча берничә гади киңәш.

1. Зыянлы гадәтләрдән баш тарту (тәмәке тарту, алкоголь куллану һ.б.).

2. Глюкоза, холестерин һәм кандагы сидек кислотасы күрсәткечләрен контрольдә тоту.

3. Физик актив тормыш рәвеше алып барырга.

4. Рациональ туклану принципларын үтәгез. Артериаль гипертензия белән авыручы пациентларга аш тозы куллануны киметү киңәш ителә.

5. Кан басымын тәүлекнең бер үк вакытында үлчәргә тырышыгыз.

Гипертония белән авыручыларга көн саен иртән һәм кич кан басымын үлчәргә киңәш итәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International