Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев, министрлыкның җитәкчелек аппараты, штаттан тыш баш белгечләр, Татарстанның медицина учреждениеләре баш табиблары (видеоконференция режимында) катнашты.
Соңгы берничә көн дәвамында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы республиканың медицина учреждениеләрендә булды, аларның эшен, процессларны оештыруны бәяләде.
Николай Анатольевич Шамалов инсультлы пациентларга медицина ярдәме күрсәтүдә Татарстанның сәламәтлек саклау динамикасының уңай булуын билгеләп үтте, әлеге юнәлешне камилләштерү буенча тәкъдимнәрне җиткерде.