Башкаланың 2нче клиник хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре бара

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсендә терапия һәм кардиология бүлекләре, реабилитация бүлеге урнашкан стационарның 3 катында капиталь ремонт ясалган.

Бүгенге көндә беренче катны ремонтлау һәм кабул итү-диагностика бүлеген оештыру буенча эшләр алып барыла.

Барлык ремонт эшләрен башкару проценты 65% тәшкил итә.

Башкала хастаханәләрендә капиталь ремонт Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International