"Ак чәчәкләр-2024" республиканың иң яхшы табиблары өчен тавыш бирү дәвам итә

2024 елның 7 июне, җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Ак чәчәкләр-2024" республиканың иң яхшы табиблары өчен тавыш бирү бара. Быел "Ел табибы"," Елның иң яхшы медицина хезмәткәре" һәм" Уникаль очрак" номинацияләреннән тыш, беренчел звено командалары катнашкан яңа номинацияләр бар.

Быелгы номинантлар турында - https://minzdrav.tatarstan.ru/nominanti-7614349.htm сайтында белергә мөмкин.

Әлеге сылтама аша https://minzdrav.tatarstan.ru/golosovanie-7615929.htm тавыш биреп була.

Ике атнадан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак, анда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Сайлауда интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре мөһим роль уйнаячак. "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2024" республика конкурсында җиңүчеләрне 21 июньдә бүләкләү тантанасында белербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International