Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы булды.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, көндәлек авыр хезмәттә уңышлар, оптимизм, иминлек, сәламәтлек теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Халык сәламәтлеген саклау эшенә аерым өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы Давлыев Газинур Дәүләт улы;
Халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирнаялович бүләкләнде;
Халык сәламәтлеген саклау эшендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү Россия медицина академиясе филиалы Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология һәм гомуми практика стоматологиясе кафедрасы доценты Әмирханов Минхәрис Талип улына,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор А.Г. Ге исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Бильдюк Евгения Владимировнага;
Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 2нче гинекология бүлеге мөдире, табиб-акушер-гинеколог Габитов Наилгә Адгамовичка;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлегенең табиб-оториноларингологы Газизова Алсу Әнвәр кызына;
Казан шәһәре М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Нестерова Диләрә Фәрид кызына;
бүлек мөдире-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең янгын бүлегенең табиб - хирургы Новиков Радик Гансовичка;
Казан шәһәре М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Сәгыйтова Гүзәл Рим кызына;
Казан шәһәренең 11нче хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Хәбибуллина Рәмзия Тәлгать кызына бирелде.
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры боерыгы белән
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Әгъзамов Фәйзи Фирдәүс улы; Теләче үзәк район хастаханәсенең баш табибы Галиуллин Ирек Илгиз улы; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Бюджеттан тыш сәламәтлек саклау секторы мөдире Закирова Илмира Нуриәхмәт кызы; лаборатория мөдире - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясенең клиник лаборатория диагностикасы табибы Сираҗетдинов Дамир Талиб улы бүләкләнде.