Файдалы гадәт: балаларда физик активлык

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

"Балачакта хәрәкәткә физиологик ихтыяҗ төрле тукланудагы кебек үк югары": Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникасы педиатры Айгөл Гыймадиева балаларда физик активлыкның мөһимлеге турында сөйләде.

- Балачакта физик активлык вариацияләре күп төрле, һәм алар барысы да үсеп килүче организм өчен файдалы, - дип саный Айгөл Зөфәр кызы. - Әмма көн дәвамында иртәнге зарядка башкаларга караганда яхшырак энергия белән баета. 10-15 минут төрле физик күнегүләр организмга уянырга һәм шатлык гормоны белән тулыланырга мөмкинлек бирә.

Саф һавада бер сәгатьлек җәяү йөрү, иртән һәм кич, нормаль үсеш, йөрәк мускулын һәм сулыш системасын ныгыту өчен мәҗбүри шарт.

Гадәти йөрү, баскычтан менү яшь организмның чыдамлыгын һәм "адаптация резервларын" арттыра.

Ата-аналар үзләре белән актив уеннар өчен инвентарь, мәсәлән, футбол тубы, "классика" уены өчен акбур, "резиночка", каталкалар һәм курчаклар өчен коляскалар алсалар яхшы күренеш

Саклагыч экипировка киеп, балалар транспорты, велосипед, самокат яки роликларда йөрү, баланы хәрәкәтләрен координацияләргә, тизлекне тоярга, кул, аяк, корсак, арка һәм җилкә мускулларын ныгытырга өйрәтәчәк. - дип сөйләде педиатр.

Айгөл Зөфәр кызы билгеләп үткәнчә, хәрәкәт активлыгы гадәткә керсен өчен, аны "гаилә дәрәҗәсендә" ныгытырга, ягъни бергә шөгыльләнергә, балага уңай мисал күрсәтергә кирәк: ничек сикерергә, ничек тупны ыргытырга һәм тотарга өйрәтергә кирәк.

Физик активлык өчен тагын бер плюс: мускулларның нерв импульслары баш миен яхшырак эшләргә этәрә, уйлау процессларын, хәтерне һәм игътибарны стимуллаштыра. Моннан тыш, хәрәкәтчән коллектив уеннар дисциплина, эмоциональ интеллект һәм лидерлык сыйфатларын үстерә, командада эшләргә өйрәтә, коммуникатив күнекмәләрне яхшырта.

Барлык кечкенә балалар да табигате буенча бик актив һәм хәрәкәтчән, - дип өстәде табиб. - Гаиләләрегезгә хәрәкәтсез яшәү рәвешен кертмәгез! Бу начар кәефнең генә түгел, реаль сәламәтлек проблемаларының төп сәбәбе. Бүгенге балалы гаиләләрдә физик активлык өчен мөмкинлекләр күп - теләк һәм уңай мисал булсын гына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International