Бүген Бөтендөнья симерүгә каршы көрәш көне

2024 елның 11 октябре, җомга

Тәннең артык авырлыгы психологик дискомфорт кына китереп калмыйча, күп кенә җитди авырулар үсешенә сәбәп булырга да мөмкин. Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең 1 нче поликлиникасы табиб-терапевты Людмила Рябова артык авырлык, сәламәт туклану турында сөйләде.

"Артык авырлык белән ничек нәтиҗәле көрәшеү өчен аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга, шулай ук авыруның стадиясен билгеләргә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче этапта - бу сезнең участок терапевты булырга мөмкин.

Сәламәт туклану кагыйдәләре:

  •    югары калорияле продуктлар, алкоголь куллануны чикләү;
  •     Крахмалга, җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай продуктларны гадәттәгедән яртылаш киметү, фруктозага бай җиләк-җимеш күләмен киметү;
  •     аз калорияле продуктлар куллануны арттыру, рационда яшелчәләр, аксымлы азык, тулы бөртекле ярмалар күләмен арттыру;
  •     акрын ашау гадәтенә ияләшегез;
  •     рационда тоз, казылыкларны чикләгез;
  •     соңгы ашау йокларга 3-4 сәгать кала булырга тиеш;
  •     йокы тулы булырга тиеш, йокыгыз туйсын!

Артык авырлык белән көрәштә физик активлык бик мөһим роль уйный.

Бу спорт күнегүләрен башкару гына түгел, көндәлек физик йөкләнеш тә. Шөгыльләрнең төрен сайлаганда, гомуми сәламәтлек торышын, симерү дәрәҗәсен һәм пациентның индивидуаль өстенлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Авыруның җиңел стадияләрендә уртача интенсивлык дәресләре: йөзү, тиз йөрү, бию, велосипедта йөрү, баскычтан менү, аэробика тәкъдим ителә. Патологиянең авыр формалары булганда түбән интенсивлык йөкләнешен сайларга кирәк: ашыкмыйча йөрү, зарядка, өйдә көнкүреш активлыгы.

Симерү ул хроник авыру һәм аны дәваларга кирәк!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International