Иҗтимагый совет утырышында гавами максатларны һәм бурычларны сайлау буенча онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елга гавами максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү тәмамланды. Ул 7 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында узды.

Тавыш бирүдә барлыгы 4 756 кеше катнашты. Республика халкы экспертлар тәкъдим иткән пунктларны сайлап кына калмыйча, министрлык өчен бурычларның 354 вариантын тәкъдим итте, шулай ук 560 тан артык шәрехләр калдырды.

Иң күп тавышны түбәндәге өстенлекләр җыйды:

1. Халыкның медицина оешмаларында эшләүче табиблар белән тәэмин ителешен 10 мең кешегә 33 тән 35 белгечкә кадәр арттырырга

2. Визуаль локализацияләрнең яман шешләре ачыклануны I стадиядә визуаль локализацияләрнең яман шешләре очракларының гомуми саныннан кимендә 55,9% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә

3. Халыкның медицина оешмаларында эшләүче урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителешен 10 мең кешегә 89дан 91 белгечкә кадәр арттырырга

4. Җәмәгатьчелек фикерен бәяләү нәтиҗәләре буенча халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен 59% тан 60,5% ка кадәр арттыруны тәэмин итәргә

5. Мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын 36 мең кешедән 36,5 мең кешегә кадәр арттырырга.

6. Профилактик медицина тикшерүләре уздыру нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр диагноз куелган 0-17 яшьлек балаларның кимендә 82% детей диспансер күзәтүе белән тәэмин итәргә

7. Махсус хәрби операция уздыру территориясеннән кайткан пациентларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чиратсыз медицина реабилитациясе белән тәэмин итү

8. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Минем сәламәтлегем» шәхси кабинеты аша Татарстан Республикасы гражданнарының кимендә 60% медицина реабилитацияләү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә

9. Өлкәннәр арасыннан кан әйләнеше системасы авырулары булган затларны диспансер күзәтүе белән колачлауны 70% тан 75% ка кадәр арттырырга

10. Татарстан Республикасы медицина учреждениеләрендә кимендә 1 416 түләүсез ЭКО тулы циклы үткәрергә

Хәзер тавыш бирү нәтиҗәләре Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында 2024 елга Министрлыкның гавами максатлары һәм бурычларының ахыргы исемлеген кабул итү өчен тикшереләчәк.

Утырыш 2024 елның 18 декабрендә 10:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында узачак. Утырышта алдан теркәлү узган республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша алачак.

Теркәлү өчен форма

Теркәлү өчен анкетаны press.mz@tatar.ru электрон адреска җибәрергә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International