Температураның кискен үзгәрүе котылгысыз рәвештә юлларда һәм тротуарларда бозлавыкка китерде. Шул рәвешле Алабуга үзәк район хастаханәсе травматологларына мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкырга арта. Табибларга көн саен төрле травмалар белән 40ка якын кеше мөрәҗәгать итә.
Мондый һава торышы вакытында травматологларга пациентлар тез травмалары, кул-аяк сынуы, баш сөяге-ми җәрәхәтләре, буыннар каймыгуы белән еш мөрәҗәгать итә.
Мондый һава торышында уңайлы кием кию аеруча мөһим. Аяк киеменең уңайлыгы тагын да зуррак әһәмияткә ия: үкчәсез, таймый торган табанлы аяк киеме булырга тиеш. Олы яшьтәге кешегә таяк ярдәм итәр, ди травматология бүлеге мөдире, табиб - травматолог Гадел Әхмәтҗанов.
Йөргәндә кулларыңны адымнар тактына селтәсәң, балансны саклап калырга мөмкин. Моннан тыш, бозлавык вакытында сумканы җилкәңдә күтәреп йөрү дә кирәкми. Рюкзак куллану яхшырак, ул тотрыклылыкны тәэмин итә, кулларны ирекле тотарга мөмкинлек бирә.
Бозлавыктан кечкенә генә адымнар белән кулларыңны кесәгә тыкмыйча, аякларны тезләрдә бераз бөгеп йөрергә кирәк. Егылганда балансны сакларга тырышыгыз, тезләрегезне бөгегез һәм кулларыгызны селтәгез, дип киңәш итә табиб-травматолог Гадел Әхмәтҗанов.
Ә гаджетсыз яши алмаучыларга врач искә төшерә: юл уңаенда җавап бирергә тырышмагыз — туктагыз, аралашыгыз, ә аннары юлыгызны дәвам итегез. Һәм ашыкмагыз.
Әгәр дә кеше егылган икән, мөмкин кадәр тизрәк торып басарга тырышмагыз, башта сезнең җәрәхәтләрегез бармы-юкмы икәнен аңларга тырышыгыз.
Төп кагыйдә - травмаларны, бигрәк тә каймыгуларны, мөстәкыйль рәвештә дәваларга тырышмагыз. Әгәр авыртулар, шешүләр барлыкка килсә - травмпунктка мөрәҗәгать итүне озакка сузмагыз.