2000нән артык махсус хәрби операция (СВО) катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары дәваланган: Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары өчен госпиталендә 2024 елга йомгак ясалды

2025 елның 21 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә йомгаклау медицина советы узды, анда 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, Шәһәр советы депутаты һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, госпиталь коллективы катнашты.

Доклад белән госпитальнең баш табибы Резеда Мәүзүтова чыгыш ясады, ул үз чыгышында узган елның мөһим нәтиҗәләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International