Тиз ару, еш авыру, көчсезлек сизәсезме? Бәлки, иммунитетыгыз какшагандыр!

2025 елның 28 феврале, җомга

Организмны ныклы һәм сакланган хәлдә тоту өчен нишләргә? Үзәк район хастаханәсе поликлиникасы терапевты Галия Ялалова ышанычлы, елның теләсә кайсы вакытында эшли торган иммунитет ныгыту ысуллары белән уртаклаша. 👇

✔ Сәламәт йокы 😴
Әгәр 7 сәгатьтән азрак йокласагыз, организм тулысынча яңара алмый, ә иммунитет какшый. Тулы кыйммәтле йокы – авыруларны кисәтүнең иң яхшы ысулы!

✔ Дөрес туклану 🥗
Ризыгыгызга күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек һәм әчегән сөт продуктлары кертегез. A, C, D витаминнары һәм цинк организмны саклау өчен аеруча мөһим.

✔ Хәрәкәттә – бәрәкәт 🚶‍♂️
Физик активлык кан әйләнешен яхшырта һәм иммун системасын ныгыта. Сезгә ошаган шөгыльне сайлагыз: йөрү, йөзү, йога яки бию!

✔ Фанатизмсыз чыныгу 🚿
Контраст душ, саф һавада йөрү һәм бүлмәне җилләтү организмга температура үзгәрешләренә җайлашырга ярдәм итә.

✔ Күбрәк тынычлык – күбрәк сәламәтлек 🧘‍♀️
Даими стресс иммунитетны какшата. Үзегез өчен ял, яраткан шөгыльләр һәм табигатьтә йөрү өчен вакыт табыгыз.

✔ Су – иң яхшы дус 💧
Чиста су организмнан токсиннарны чыгара һәм иммун системасын ныгыта. Чәй, морс һәм үлән төнәтмәләре дә файдалы өстәмә булачак!

Үзегезне кайгыртыгыз һәм сәламәт булыгыз! ❤️ Әгәр үзегезне начар хис итәсез икән, терапевтларга мөрәҗәгать итегез. ✅ Госуслуги РФ порталы аша язылу мөмкин, ашыгыч ярдәм кабинетлары исә язылусыз эшли.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International