Алабуга район үзәк хастаханәсе табиб-офтальмологы Азат Хәмидуллин: "Глаукоманы диспансеризация вакытында ачыкларга мөмкин"

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

6 март - Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне. Заманча офтальмологлар глаукоманы иң актуаль проблемаларның берсе дип таный, чөнки бу авыру бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешенең кире кайтарылмас сукыраю һәм инвалидлык сәбәпләренең берсе булып тора. Бу авырудан беркем дә иминиятләштерелмәгән: глаукома хәтта сабыйларда да очрый, гәрчә күпчелек очракта ул өлкән яшьтәге кешеләрдә була.

Бүген 788 Алабуга кешесе глаукома диагнозы белән диспансер исәбендә тора.

Табиб-офтальмолог Азат Илгамович сүзләренчә, глаукоманың мәкерлеге шунда ки, күпчелек пациентлар үзләрендә авыру үсүен белмиләр. Бу аның башлангыч стадиядә клиник билгеләрсез узуы белән бәйле. Глаукоманың төп билгесе – күз басымының югары булуы. "Күз басымының акрынлап күтәрелүе сизелми, басымның кискен сикерешен генә сизәбез. Авыруны диспансеризация, профилактик тикшерүләр вакытында ачыкларга мөмкин", - ди Азат Хәмидуллин. Диспансеризация "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International