Бу чын сәламәтлек бәйрәме иде, анда һәркем ниндидер әһәмиятле нәрсә белде һәм күтәренке кәеф алды! Пациентларны шат күңелле доктор каршы алды, теләүчеләр кан басымын үлчи һәм белгеч белән киңәшләшә алды. Барлык катнашучыларга да файдалы мәгълүмат тутырылган буклетлар бүләк ителде.
Югары категорияле табиб-кардиолог, тәҗрибәле белгеч Зөлфирә Бигашева белемнәре белән уртаклашты. Аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада ул йөрәк-кан тамырлары системасы өчен төп куркынычлар турында сөйләде һәм гомерне саклап калырга мөмкин булган гамәли киңәшләр бирде.