Татьяна Орлова озак кына йөткерүдән котыла алмаган. Аны тыны кысылу, йөрәк авыртуы газаплый иде. Мәскәүдә җентекләп тикшергәннән соң табиблар хатын-кызга ачык операция тәкъдим иткәннәр. Әмма мөмкин булган нәтиҗәләрне исәпкә алып куркынычлар булган. Башкала коллегалары безнең хирургларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Атап әйткәндә, Марат Шәрәфетдиновка.
"Беләсезме, табибка ышану могҗизалар эшли, диләр. Мин Мәскәүдән махсус Марат Равилевичка килдем, аңа гына ышандым. Барыгызга да зур рәхмәт, миңа «космик» операция уздырдылар!" – дип искә ала Татьяна.
Чаллы хастаханәсенә хатын кызы белән бергә килгән. Аларның үзләре белән тикшерү нәтиҗәләре булган. Тикшерүгә нигезләнеп, Мәскәү медиклары коронар артерияләрнең үзгәрешләрен ачыклаган һәм аорта дугасының пенетрацияле җәрәхәте диагнозын куйган. Бу халәт тамыр тышчасының тигезсезлеге белән характерлана. Атеросклероз нәтиҗәсендә атеросклероз яссы төере хасил була, ул аортаның эчке тышчасын туздыра.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә пациентканы махсус протез - стент-графт урнаштыру өчен операциягә алганнар.
Бу операция вакытында табиблар коронарография үткәрергә карар кыла, әмма күңелсез хәл килеп чыга – коронар артерия тромбозы. Марат Равил улына бер операцияне туктатмыйча, ашыгыч рәвештә икенчесен башкарырга туры килде.
Икеләтә катлаулы операция эпидураль анестезия кулланып, аз инвазив ысул белән башкарылды. Пациент гел аңында булды, ә хәзер аңа операцияне кулында һәм ботында булган тишек эзләре һәм кечкенә генә кисем эзләре генә хәтерләтә. Нәкъ менә шулар аша Марат Шәрәфетдинов аорта дугасына стент-графт урнаштырган һәм параллель рәвештә коронар артерияне тромблардан арындырган.
Татьяна Орлова инде өенә, Мәскәүгә кайткан. Ул бәхетле һәм үзен коткаруда катнашкан һәм уникаль операция үткәргән һәркемгә -кардиологларга, функциональ диагностларга, анестезиологларга һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирургларына рәхмәтле.