Бүген Казан медицина көллияте базасында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе ярдәмендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннары катнашында Бөек Җиңү көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы узды.
Колледж холлында тематик күргәзмә булдырылды. Кунакларны укучылар каршы алды, Георгий тасмаларын тәкъдим итте, концерт залына озатты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җыелганнарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм:«Быел Җиңү көне – зур дата – 80 ел. Бүгенге көндә безнең өчен, илебез өчен бу көннең нәрсә аңлатканын без бик яхшы аңлыйбыз. Татарстан медиклары – җәелдерелгән эвакогоспитальләр, бу тәүлек буе дәвам итә торган киеренке хезмәт, йөзләрчә мең сугышчының гомерен саклап калу.
Сугыш елларында безнең сәламәтлек саклау мәктәбе формалашты. Сез аларның эшен күтәреп алдыгыз, безнең сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керттегез. Татарстан мәктәбе – иң яхшыларның берсе. Сезгә бик зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек телим. Эшегезне дәвам итербез. Үзегезне саклагыз! Бәйрәм белән!»
Шулай ук бүләкләү тантанасы да булды.
Җыелучылар өчен көллият студентлары әзерләгән бәйрәм концерты күрсәтелде.
Көннең беренче яртысында министр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган медиклар һәйкәленә чәчәкләр салды.