Кичә Чаллының 5 нче поликлиникасында Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәш көне алдыннан "Басым контрольдә!" акциясе үткәрелде.
Поликлиника холлында пациентларга кан басымын үлчәделәр, буклетлар тараттылар һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау турында консультация уздырдылар. Артериаль гипертензиянең беренче билгеләре, сәламәт яшәү рәвеше принципларын үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
.jpeg)