Татарстанда беренче тапкыр Республика клиник онкология диспансерында лапароскопик робот ассистентлы нефрэктомия — яман шеш белән зарарланган бөерне роботлаштырылган хирургия системасын кулланып алуны башкардылар.
Пациентка нибары 47 яшь. Корсак куышлыгының компьютер томографиясе вакытында табиблар сул бөердә шикле шешне ачыклаганнар.
Ир-ат ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына мөрәҗәгать иткән. Тикшереп бетергәч һәм биопсиядән соң диагноз расланган: бөернең яман шеше. Онкоурологлар командасы аз инвазив операцияне робот-ассистент технологиясен кулланып башкарырга карар кылды.
Операция уңышлы үтте: зур кисемнәрсез, минималь җәрәхәтләнүчәнлек һәм югары төгәллек белән — һәр адым роботлаштырылган система белән идарә итүче хирургның тулы контролендә башкарылды.
Операциядән соң дүртенче тәүлеккә пациент канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылган – тернәкләнү тиз һәм катлаулануларсыз узган.