23 июньнән 29 июньгә кадәр Татарстан Республикасында наркотиклар куллануны профилактикалау атналыгы игълан ителде.
Наркомания – организм функцияләренең авыр бозылуына китерә торган наркотикларга патологик тартылу белән характерлана торган авыру. Ул кешенең физик халәтенә генә түгел, ә психик халәтенә дә йогынты ясый, баш миенә һәм нерв системасына төзәтеп булмаслык зыян китерә.