Алабуга район үзәк хастаханәсе өлкәннәр поликлиникасының гомуми практика табибы Родионова Татьяна Николаевна "Гипертония авыруын профилактикалау" темасына лекция үткәрде.
Гипертония авыруы, яки артериаль гипертензия, - ул артериаль басымның 140/90 мм рт тан югары күтәрелүе белән билгеләнә торган хроник авыру. Гипертония йөрәк-кан тамырлары системасының иң киң таралган авыруларыннан берсе булып тора һәм инсульт, миокард инфаркты, бөер җитешсезлеге кебек җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.