2025 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләре уку-укыту үзәге базасында «Сәламәтлек саклауда лидерлык» уку-укыту программасының икенче модуле — «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм «Сенеж» идарә итү остаханәсе уртак проекты уза.
Икенче модульдә Россиянең тугыз төбәгеннән 150 медицина учреждениесе җитәкчесе — баш табиблар, урынбасарлар һәм идарә командалары, шул исәптән Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша.
Укулар ачылышында катнашучыларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов сәламләде.
