Казандагы Гаилә йортында ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова булды.
Ул балаларга Корней Чуковскийның «Доктор Айболит» әкиятен укыды.
Бу яхшылык, кызгану һәм һөнәри бурыч турындагы әкият. Яхшы доктор турындагы әкиятне ата-аналар да кызыксынып тыңладылар. Алар балалар белән әсәрнең сюжеты һәм аның персонажлары турында фикер алышуда актив катнаштылар.
"Әкиятләр безнең тормышта зур роль уйный. Алар безне өйрәтеп кенә калмый, бәлки билгеле бер уңай кәеф тудыра. Сез дә әкиятләрне үзегез әни һәм әти белән укый аласыз, аларны бакчада яки мәктәптә укый аласыз... сезнең өегездә бик күңелле, сез монда бер зур гаилә кебек. Барыгызга да тизрәк терелъегезне, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янына кайтуыгызны телим", - диде ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова.
«Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йорты - балалары онкология, реанимация һәм тернәкләндерү бүлекләрендә дәвалана торган гаиләләр өчен уникаль йорт. «Әкият терапиясе» - республика балалар клиник хастаханәсендә озак һәм катлаулы дәвалануда булган кечкенә пациентларга психологик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проект. Ул балаларга һәм аларның ата-аналарына авыр хәлләрне хәл итәргә ярдәм итә. Без үзебезнең «Әкиятчеләргә» бик рәхмәтле, - дип уртаклашты Казандагы Гаилә йорты директоры Маркова Юлия.