Кичә Казанда «Россия дерматовенерологлар җәмгыяте» «Татарстан Республикасы дерматовенерологлар һәм косметологлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге катнашында «Дерматовенерологиянең актуаль мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Реаль пациентлар фотолары буенча катлаулы клиник очракларны тикшерделәр, шулай ук әлеге авыруларны дәвалауда оптималь нәтиҗәләргә ирешү өчен тәҗрибә уртаклаштылар.
Конференциядә катнашучыларның барысы да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, докладларның кызыклы һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр. Гамәлдәге дәвалау ысуллары турында фикер алышу һәм яңа алымнар эзләү пациентларны дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
