Лаеш районында тантаналы рәвештә ике ФАП төзелеп бетүен билгеләп үттеләр

2025 елның 12 сентябре, җомга

Лаеш  район үзәк хастаханәсенең Сапугол һәм Татар Сараланы ФАПлары быел «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелде.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бу ике яңа фельдшер-акушерлык пунктында булды. Ул ике учреждениенең дә заманча җиһазланышын югары бәяләде һәм аларның авыл территорияләрен үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International