Әлмәт район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы офисында капиталь ремонт төгәлләнде.
Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында башкарылды.
Ремонт эшләре кысаларында фойеда идән өслеге алыштырылды, яңа ишек конструкцияләре урнаштырылды, кабинетларга линолеум җәелде, эчке бүлмәләргә косметик ремонт ясалды.
"Гаилә докторы" медицина учреждениесе районның 7984 кешесенә хезмәт күрсәтә. Офисның яңартылган интерьеры пациентлардан уңай бәяләмәләр алды.