1 декабрьдә СПИДка каршы Бөтендөнья көрәшү көне узачак

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Ел саен 1 декабрьдә планетаның бөтен регионнары буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-йогышның пандемиясенә каршы көрәшү буенча оештыру көч куюларын ныгыту эшенә хезмәт итә торган СПИДка каршы Бөтендөнья көрәшү көне билгеләп үтелә. 30 ел буенча, кизү башыннан СПИД 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ати-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирус белән  көн саен 7 меңнән артык кеше йоктырыла.

СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көненең максаты ВИЧ/СПИД турында глобаль хәбәрдарлыкны арттырудан һәм пандемия каршында халыкара теләктәшлекне күрсәтүдән гыйбарәт.

2011-2015 елларда СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көннәре “Нуль билгесенә ирешү: яңа ВИЧ-инфекцияләрне булдырмау. Дискриминациянең нуль булуы. СПИД нәтиҗәсендә үлемнәрнең нульгә тәңгәл булуы” лозунгы астында үткәрелә, бу хәлиткеч карарларның барлык ВИЧ-йогышлыларны дәвалауга һәм аларның хокукларын яклауга юнәлтеләчәген аңлата.

Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көнен үткәрүгә багышланган чаралар чикләрендә 2013 елда республика күләмендә массакүләм акцияләр, ачык дәресләр, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча видеолекторийләр, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча халык өчен лекцияләр узачак.
Казанның белем бирү оешмаларында укучылар өчен ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү планлаштырыла.

28 ноябрьдә “Кольцо” сәүдә үзәгендә 17.00 сагәтьтә иҗади төркемнәр чыгышы белән, тематик конкурслар, викторина үткәрелеп һәм призлар уйнатылып массакүләм акция уздырылачак. Шулай ук теләүчеләр ВИЧ-йогышны профилактикалау буенча яктырту материалларын өләшү белән ВИЧ-йогышына экспресс-тестны узарга мөмкин.

2013 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә шул уңайдан “Татмедиа” Республика массакүләм матбугат һәм коммуникацияләр агентлыгының конференц-залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең идарәсе, ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашуында матбугат конференциясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International