Биектау район үзәк хастаханәсе табибы күкрәк яман шешен иртә стадиядә табу турында киңәшләр бирде

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Сөт бизенең яман шеше – хатын-кызлар арасында иң киң таралган онкологик авыру.  Яман шешне иртә стадиядә ачыкларга нинди тикшеренүләр ярдәм итү турында Биектау район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты табибы Римма Кәримова.

"Үз-үзеңне айга бер тапкыр, циклның беренче фазасында, күрем беткәч тикшерергә кирәк. Күкрәгегезне һәм култык астыгызны игътибар белән карагыз һәм капшап карагыз – кыска вакыт эчендә барлыкка килгән теләсә нинди нормадан тайпылышлар сагайтырга һәм маммологка планнан тыш килергә сәбәп булырга тиеш.

Ракның мәкерлеге шунда ки, ул үзен иртә стадияләрдә берничек тә күрсәтми. Авыру башланганда шешнең зурлыгы бер сантиметрдан биш сантиметрга кадәр булырга мөмкин, һәм аны махсус тикшерүләрсез, бигрәк тә биз эре булса, куллар белән табу бик кыен.

Шуңа күрә 20 яшьтән башлап ел саен сөт бизләре УЗИ, ә 40 яшьтән маммография ясатырга кирәк. Якынча 40 яшьтә хатын-кызның сөт бизенең тукымалары структурасы үзгәрә башлый, һәм рентгенография күкрәкне — тыгызлануларны, төеннәрне яхшырак карарга мөмкинлек бирә. Диагностикадан соң УЗИ яки маммография нәтиҗәләре белән маммологка барырга кирәк. Әгәр дә табибны бу нәтиҗәләрдә нәрсәдер шикләндерә икән, ул хатын-кызны өстәмә тикшеренүгә юнәлдерәчәк».

Үз-үзеңне тикшерү өчен белешмәлек:

1. Кулларыгыз салынып төшкән килеш көзгегә карап, сөт бизләренең формасын, симметриялелеген, имчәкләрнең урнашуын бәяләгез.

2. Кулларыгызны өскә күтәрегез һәм күкрәгегезне яңадан карап чыгыгыз: сөт бизләренең берсендә асимметрия, өскә күтәрелү яки сузылу билгеләре барлыкка килмәгәнме?

3. Бер кулыгызны баш астына куеп, икенче кулыгыз белән түгәрәк хәрәкәтләр белән сөт бизен пөхтә генә капшап карагыз. Шешенүләргә, төеннәргә, авырту сизелгән урыннарга игътибар итегез. Икенче сөт бизе белән барлык манипуляцияләрне кабатлагыз.

4. Һәр имчәкне баш һәм имән бармак белән пөхтә генә итеп кысыгыз һәм бүлендекләр бармы-юкмы икәнен тикшерегез.

5. Чалкан ятыгыз да сөт бизләрен тагын тыгызлану һәм авыруны тикшереп карау өчен капшап карагыз.

6. Яткан килеш култык асты иңкүлекләрен капшап карагыз, анда түгәрәк формадагы тыгызланулар — зурайтылган лимфа төеннәре юкмы икәнен тикшерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International