Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Юллама С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында (Казан) VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында игълан ителде.
Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау тармагы турында менә нәрсә әйтте:
"Теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе – ул, һичшиксез, милләтнең сәламәтлеге.
Республика һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы сәламәтлек саклау системасын эзлекле рәвештә үстерә. 2020 елдан Татарстанда тармакның инфраструктурасы сизелерлек яңартылды: 300дән артык яңа медицина объекты – хастаханәләр, поликлиникалар, ФАПлар төзелде, 586 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалды, моңа 50 млрд сум бүлеп бирелде, 40 мең берәмлектән артык хәзерге заман җиһазы сатып алынды. Бу республика халкы сәламәтлегенә моңарчы күрелмәгән инвестицияләр.
Профилактик чараларга аерым игътибар бирелә. Узган 5 елда диспансерлаштыру кысаларында каралучылар саны 5 тапкырга диярлек арткан һәм узган ел 1,5 млн кеше тәшкил иткән.
«Сәнәгать диспансеризациясе» кысаларында җитештерүдән аерылмыйча 300 меңнән артык эшләүче граждан үз сәламәтлекләрен тикшерә алды. «Мобиль поликлиника» ның биш күчмә комплексы эше нәтиҗәсендә ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр югары технологияле медицина ярдәме үзәкләреннән 300 мең консультация алды.
Йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын профилактикалау һәм дәвалау юнәлешендә без уңай нәтиҗәләр күрәбез – 5 ел эчендә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 15% ка киметү һәм онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклауны арттыру ирешелде, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүдә – соңгы 5 елда аны Татарстанда яшәүче 160 мең кеше алды, шулай ук трансплантологияне үстерүдә –.органнарны күчереп утырту буенча 800 дән артык операция башкарылды.
Болар барысы да – республика медицина бергәлегенең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Без залга затлы һөнәр ияләрен чакырдык. Алар – пациентларны коткару буенча уникаль операцияләр үткәрүче онколог Александр Киршин һәм анестезиолог Евгений Думаньян, Спас районыннан участок табиб-педиатры Людмила Ермилова, Мамадыш районыннан гомуми практика табибы Нургаяз Мифтахетдинов, шәфкать туташлары Лениногорск шәһәреннән Венера Минсафина һәм Балык Бистәсе районыннан Нуриса Сабитова, аларның эш стажы 40 елдан артып китә.»
Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен торып басарга чакырды. Бөтен зал аягүрә басып кул чапты.
"Сезгә һәм сезнең йөзегездә республиканың барлык медицина бергәлегенә хезмәтегез өчен рәхмәт!" – дип рәхмәт белдерде ТР Рәисе.