Тире сәламәтлеге өчен яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

«Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУның медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина тире сәламәтлеге турында.

Тиренең сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен вакытыннан алда картаюга китерә торган ирекле радикалларга каршы торырга мөмкинлек бирә торган витаминнар, антиоксидантлар кирәк. Болар барысы да яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә зур күләмдә бар.

Ирекле радикаллар күзәнәкләрне зарарлый, организмның, шул исәптән тиренең картаю процессын тизләтә, бу нәтиҗәдә тышкы кыяфәттә чагыла.

Тискәре йогынтыны киметү өчен көненә берничә порция яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга кирәк һәм иң яхшысы аларның төрле төстә булуы, мәсәлән, кыяр, кызыл һәм сары төстәге помидор, яшелчәләр белән җиңел салат. Помидорларда ликопин бар – көчле антиоксидант, ул тиренең нечкәлеген сакларга ярдәм итә, хатын-кызлар һәм ир-атлар сәламәтлеге өчен файдалы. Кыярны даими ашаганда, тире дымга туена, тыгызлана, бәрхет төсенә керә, бит тоны, вак җыерчыклар тигезләнә.

Эчтән балкып торган тире өчен бетакаротин һәм лютеин җаваплы. Бетакаротин организмда җитештерелми, ә яшелчә һәм җиләк-җимеш белән генә керә. Кишер, кабак, хөрмә, кызыл һәм сары борычта бар. Лютеин – әфлисун, мандарин, персик, абрикос, кавын, яфраклы кәбестә һәм брокколида.

Ә тагын брокколи, томатлар, цитруслар, КИВИ, кара, кызыл карлыган, кара карлыган, җиләк, нарат җиләге (брусника) С витамины чыганаклары булып тора, ул тулаем тире һәм аерым алганда тире иммунитетын саклый, кан тамырларын ныгыта, төзәлүне тизләтә һәм акнедан соң нәтиҗәләр куркынычын киметә.

Болардан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимешләр организмны клетчатка белән тәэмин итә, ә ул үз чиратында эчәклек эшенә йогынты ясый, файдалы микрофлора өчен туклану булып тора. Файдалы бифидо-, лактобактерияләр нормаль ашкайнатуга, файдалы матдәләрне үзләштерүгә һәм организмнан токсиннарны чыгаруга ярдәм итә. Ә сез, минем уйлавымча, «сәламәт эчәк – сәламәт тире» дигән гыйбарәне ишеткәнсездер.

Кремнар тирене тыштан туендыра, ләкин тирене эчтән туендыруны алмаштырмый!

Дөрес ашагыз, сәламәт һәм матур булып калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International