Әлмәт районы күп профильле хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен стационар һәм амбулатор этапларда баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентларны дәвалауга багышланган белем бирү семинары узды.
Чарада спикерлар булып Казан шәһәренең «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ белгечләре чыгыш ясады:
«Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ Төбәк кан тамырлары үзәгенең баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире м. ф. к. Тимур Демин,
«Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ Республика баш кан тамырлары үзәгенең дәвалау физкультурасы табибы м. ф. к. Гүзәл Старостина,
«Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУның диагностика һәм дәвалауның рентгенхирургия алымнары бүлеге мөдире Михаил Володюхин.
Чарага табиб-неврологлар, шулай ук медицинаның башка өлкәләре вәкилләре: терапевтлар, гомуми практика, дәвалау физкультурасы табиблары, кардиологлар, сәламәтлек пунктлары фельдшерлары, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары, рентгенохирурглар җыелды.
Урта медицина персоналы өчен «Стационарда инсульт кичергән пациентларны карау үзенчәлекләре» мастер-классын Гүзәл Старостина үткәрде.
Медицина хезмәткәрләренә инсульт өлкәсендә белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерергә кирәк, чөнки инсульт белән авыру сәламәтлек саклау өчен җитди проблема булып тора.
Дәвалау никадәр тизрәк башланса, тулысынча дәвалануга яки нәтиҗәләрне киметергә шанслар шулкадәр күбрәк.