Быел балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында Әлмәт районында 21 сөт ризыкларын бирү пункты тулысынча ремонтланды. Алар фельдшер-акушерлык пунктларында урнашкан.
Нәрсә эшләнгән:
- керү урыннарында эшләү режимы турында яңа фасад табличкалары урнаштырылды;
- «Өләшү пункты» тамгалары һәм бүлмәләрнең функциональ билгеләнеше күрсәтелгән стойкалар рәсмиләштерелде;
- сөт ризыкларын саклау өчен яңа җайланмалар урнаштырылды.