Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова «2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы оешмалар буенча тармак килешүе»нә кул куйдылар.
Тармак килешүе тармак учреждениеләрендә күмәк шартнамәләр төзү өчен нигез булып тора. Документ тармак хезмәткәрләре өчен өстәмә ташламалар һәм гарантияләр күздә тота.
Анда зарарлы хезмәт шартларында эшләгән өчен, төнге вакытта эшләгән өчен өстәмә түләүләрнең арттырылган күләмнәре язылды. Эш вакыты нормасыннан тыш өйдә кизү тору өчен түләү мәсьәләсе җайга салынды.
«Медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә бирелә торган еллык өстәмә түләүле отпускның дәвамлылыгы турында» РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 20 декабрендәге 2365 номерлы карары нигезендә эш стажы өчен өстәмә түләүле отпуск бирү өчен "өзлексез" стаж төшенчәсе билгеләнде.
Яшь белгечләрнең социаль-эконмик һәм хезмәт хокуклары гарантияләре каралган. Кадрлар потенциалын, яшь хезмәткәрләрнең эш процессында катнашу нәтиҗәлелеген саклап калу, тәҗрибә дәвамлылыгын тәэмин итү, ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләренең һөнәри үсешен тәэмин итү максатларында килешү яклары эш бирүчеләргә «яшь хезмәткәрләргә» эшнең беренче елы дәвамында социаль-хезмәткә яраклашу мөмкинлеген тәэмин итәргә киңәш итә.
Тармак учреждениеләрендә эшләүнең беренче елында яшь хезмәткәрләргә остазлар беркетү каралган. Остазлык өчен өстәмә түләү күләме билгеләнде.