Тире-венерология диспансеры табиблары шәһәр инклюзив чарасында теләүчеләр өчен тикшеренү уздырды

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Республика клиник тире-венерология диспансеры хезмәткәрләре инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Әкият» балалар үзәгендә узган «Игелек сәнгате» социомәдәни инклюзив чарасында катнаштылар.

Чара барышында диспансер табиблары – Энҗе Исмәгыйлева, 1 нче поликлиника бүлегенең мөдире, 2 нче поликлиника бүлегенең профилактик медицина тикшерүләре кабинеты мөдире Эльмира Кәримова, 1 нче поликлиника бүлегенең табиб-дерматовенерологы Диләрә Рәхмәтуллина инвазив булмаган һәм куркынычсыз диагностика ысуллары ярдәмендә барлык катнашучыларның чәчләрен һәм баш тиресен тикшерделәр.

Трихоскоп һәм дерматоскоп куллана торган диагностика пациентларны озак әзерләүне, шактый вакытны таләп итми һәм тире япмаларының бөтенлеген бозу белән бармый.

40 кеше – балалар һәм  ата-аналар икешәр диагностика процедурасын үттеләр. Тиредә куркыныч яман шешләр табылмады. Тире һәм чәч белән проблемалары ачыкланган һәркемгә махсус тикшерү өчен «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУна мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

"Игелек сәнгате"ндә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тормыш эшчәнлеге чикләнгән затларны социаль интеграцияләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мусабирова булды.

Чара, әлбәттә, медицина тикшерүләре белән генә чикләнмәде. Оештыручылар тарафыннан танып белү һәм үстерү мастер-класслары, балалар өчен тренинглар, зур экранда мультфильм карау каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International