Гомумән медицина фәненең һәм аерым алганда хирургиянең хәзерге заман тенденцияләре авыруларны диагностикалау һәм дәвалау процессына яңа технологияләр кертү белән характерлана. Яңа хирургия технологияләре өстенлекле урын яулый, шул исәптән оператив тыкшыну мөмкинлеген сайлауда да.
2025 елның 24 декабрендә безнең хастаханә тарихында беренче тапкыр операция - лапароскопик аппендэктомия ясалды. Бу - сукыр эчәкнең ялкынсынган суалчансыман үсентесен (аппендиксны) махсус эндоскопик хирургия җиһазлары ярдәмендә алгы корсак стенкасындагы зур булмаган тишекләр аша алуның хәзерге заман ысулы.
Эндоскопик методиканың өстенлекләре: травматизмның аз булуы, операциядән соңгы чорда авырту синдромының кимүе, яра өзлегүләренең кимүе, хастаханәгә салу һәм хезмәт тернәкләнү вакытларының кыскаруы, косметик эффектның югары булуы.
Операцияне хирурглар Аптрахимова Ольга Петровна һәм Ихинданов Нәбиулла Мортазали улы башкардылар. Пациент оператив тыкшынудан соң 3 тәүлек узгач, терелеп чыгарылган.
Лапароскопик аппендэктомия методикасын кертү Зәй район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеген яңа Esten лапароскопик хирургия стойкасы белән җиһазландыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шулай ук 2025 елда «Зәй район үзәк хастаханәсе» ДАССУнә югары класслы ультратавыш сканеры, гастроскопия һәм колоноскопия үткәрү өчен эндоскоплар куелды. Моннан тыш, авыр медицина җиһазлары: цифрлы рентген маммографы һәм рентген компьютер томографы алынды, алар рөхсәт документациясен алганнан соң тиздән эшкә кертеләчәк.