Төмән өлкәсендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы тәмамланды. Татарстан Республикасы данын «Дәвалау эшчәнлеге» (фельдшер) компетенциясендә «Яшел Үзән медицина көллияте» ДАҺБУнең «Дәвалау эше» белгечлегенең 1 курс студенты Елизавета Захватова яклады.
Киеренке көрәш йомгаклары буенча яшь конкурсантка дистәләгән төбәкләрдән көндәшләрен узып, 1 урын яулады. Беренче курс студенты өчен мондый уңыш – гадәттән тыш вакыйга. Елизаветага яшьтәшләре белән генә түгел, ә зур практик әзерлеге булган югары курс студентлары белән дә көндәшлек итәргә туры килгән.
Әмма Яшел Үзән медицина көллиятендә укытуның югары дәрәҗәсе һәм кызның шәхси максатчанлыгы иң көчлеләрне җиңәргә мөмкинлек бирә. Мондый югары нәтиҗә артында студент кызның таланты гына түгел, педагогның зур хезмәте дә тора. Елизавета Захватованы чемпионатка әзерләүне эксперт-остаз Дмитриева Юлия Владимировна башкарды. Нәкъ менә аның профессиональлеге, сабырлыгы һәм студент кызны җиңүгә өнди белүе бөтенроссия дәрәҗәсендәге уңышында төп рольне уйнады.
Юлия Владимировна тренировкаларның индивидуаль планын эшләде, Лиза белән һәр хәрәкәтне автоматизмга кадәр үткенләде, катлаулы клиник сценарийлар эшләде һәм беренче курс студентын тәҗрибәлерәк көндәшләре белән көрәшкә психологик яктан әзерләде. Төмәндә конкурс биремнәре реаль ашыгыч хәлгә максималь якынайтылган иде.
Катнашучылар чикләнгән вакыт эчендә манипуляцияләрне яхшы белүләрен күрсәтергә тиеш иде:
Йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү;
Критик хәлләрдә (шок, һуштан язу, кискен йөрәк җитешсезлеге) ашыгыч ярдәм күрсәтү;
Җәрәхәтләр вакытында шина һәм жгут салу;
Медицина документациясе һәм дару препаратлары белән эшләү.
Елизавета Захватова югары тизлек кенә түгел, ә хәрәкәтләренең абсолют төгәллеген, шулай ук грамоталы клиник фикерләвен күрсәтте, һәм бу аңа җиңү китерде.
«Яшел Үзән медицина көллияте» ДАҺБУ администрациясе һәм укытучылар составы Елизавета Захватованы һәм аның остазы Дмитриева Юлия Владимировнаны искиткеч нәтиҗәләре белән котлыйлар.
«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә уздырыла